- һөнәр
- 1. Кул көче белән нин. б. эшләнмәләр ясау, җитештерү өчен махсус күнекмә таләп итә торган эш, кәсеп тимерчелек һөнәре. Нин. б. өлкәгә карган белгечлек, профессия; шөгыль укытучылык һ. 2. Үзенә хас алым һәм методлар системасы булган берәр төрле практик эшчәнлек өлкәсе стена аркылы чиертеп сөйләшү һөнәрен белмисең әле. Һәвәскәрлек, нин. б. эшкә осталык, маһирлык һәр бала үз һөнәрен күрсәтергә кереште. ҺӨНӘР ИЯСЕ – Төрле һөнәрләргә оста кеше; оста һөнәрче. ҺӨНӘР МӘКТӘБЕ (УЧИЛИЩЕСЫ) – Квалификацияле эшче кадрлар әзерли торган уку йорты
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.